Бөгелмәдә автомобиль йөртүчеләргә тимер юлны кичү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә тимер юл транспорты объектларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча Куйбышев магистрале хезмәткәрләре һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре акция үткәрде.

Чара Бөгелмә читендә, көн саен 10 меңгә якын автомобиль, 80 йөк һәм пассажир поездлары йөри торган урында булды. Акция барышында автомобиль йөртүчеләргә мәгълүмати белешмәләр, тематик сувенирлар тапшырдылар һәм юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Мәсәлән, ябык яки ябылып баручы шлагбаум һәм светофорның тыелган сигналы булганда кичүне чыгу катгый тыела.

2024 елның гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Куйбышев магистраленең тимер юл кичүләрен узганда юл-транспорт һәлакәтләре булмаган (2023 елның шул ук чорында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән).

Исегезгә төшерәбез, тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен бозган өчен 5 мең сум күләмендә штраф яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 3 айдан алып 6 айга кадәр мәхрүм итү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International