Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 170 берәмлек кар җыю техникасы эшли

2024 елның 29 ноябре, җомга

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 170 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 125 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 180 тонна ком-тоз катнашмасы, 4 тонна тоз тотылды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән юеш кар һәм кар көтелә. Кайбер районнарда томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с ка кадәр тизлек белән. Һава температурасы +1 градустан -4 градуска кадәр. Юлларда урыны белән бозлавык.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр яхшы.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International