«Төбәк автомобиль юлларын карап тоту 2023 елда озак вакытка төзелгән гамәлдәге дәүләт контрактлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Федераль автомобиль юллары төзелешенә контрактлар эшләрне 2 ел дәвамында башкаруны күздә тота. Федераль һәм төбәк автомобиль юлларын карап тоту эшләрен 7 подряд оешмасы башкара», - дип хәбәр итте бүген «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында.
Юл оешмалары карамагында 1109 берәмлек махсуслаштырылган техника бар, болар - 340 катнаш юл машинасы, 127 автогрейдер, 122 ротор, һәм 520 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар). Техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзер.
Юлларны карап тоту өчен, нигездә, Россиядә җитештерелгән техника кулланыла. Техника һәм юлларны карап тоту өчен чит ил комплектларына бәйлелек юк.
Бозлавыкка каршы көрәш өчен республикада чыгарыла торган елга комы һәм Пермь крае карьерларыннан кайтарыла торган техник тоз файдаланыла. Материаллар тулы күләмдә әзерләнгән: ком-тоз катнашмасы - 524,4 мең тонна һәм техник тоз - 25,3 мең тонна. Федераль әһәмияттәге автомобиль юллары өчен 152,4 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 7,3 мең тонна чиста тоз әзерләнгән. Региональ юллар өчен - 362,4 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 18 мең тонна чиста тоз. М-12 «Восток» юлы өчен 3 җитештерү базасында 9,6 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 4 тонна реагент әзерләнгән, шулай ук 18 км кар тоткарлаучы җайланма урнаштырылган.
Оешма геомәгълүмат системасы кысаларында региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының эксплуатация торышын тикшереп торуны гамәлгә ашыру максатында кулланучыга юлларның агымдагы торышын, актив транспорт чараларын, шулай ук аларны карап тоту буенча эшләрнең барышын характерлый торган төп күрсәткечләрне тапшыруны тәэмин итә торган кушымта бар.
Әлеге кушымтада автомобиль юлларының терәк челтәрендә урнашкан 39 метеостанциядән алынган метеомәгълүматларны, подрядчы оешмаларның транспорт чаралары буенча оператив күрсәткечләрне һәм автомобиль юлларында эшләр башкару кирәклеген бәяләүне дә кертеп, вәзгыятькә гомуми бәя бирелә.
Шундый ук система 44 метеостанция төзелгән федераль автомобиль юлларының торышын тикшереп тору өчен дә оештырылган. Хәзерге вакытта федераль автомобиль юлларын контрольдә тоту системасы оешма геомәгълүмат системасы кушымтасына тоташтырылган.
Исегезгә төшерәбез, Министрлыкта тәүлек буе эшләүче оператив хезмәт эшли, тел.: 291-91-91. Ул, шул исәптән, автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.