ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстанда үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате булган, алар нәтиҗәсендә 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” предприятиесенә федераль сертификат һәм “Лидер России 2013 года” махсус билгесе бирелгән.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтенә 17 ноябрьдәге авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарының кайгыларын уртаклашып шалтыратулар дәвам итә.
 

19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Түбән Кама районындамуниципаль юл фонды булдырылачак.
 
11-15 ноябрьдә Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола вокзалларында “Иҗтимагый кабул итү-2013” эшләде.

2014 елда Түбән Камада уникаль трамвай барлыкка киләчәк, ул тулысынча түбән идәнле булачак. Әлеге трамвайның идән биеклеге рельстан 370 миллиметрдан да артмаячак.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Казан” аэропортында авиакатастрофа булу сәбәпле “Аэроэкспресс” ҖЧҖ 17-19 ноябрь көннәрендә аэропорттан «Казан-1» тимер юл станциясенә кадәр һәм кире якка барлык пассажирларны түләүсез йөртү карарына килде.  

2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә вафат булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максаты белән Татарстан Республикасында махсус счет ачылган.

Авиакатастрофа нәтиҗәсендә “Казан” аэропортының 18.00 сәгатькә кадәр ябык булуы сәбәпле Түбән Каманың “Бегишево” аэропорты Казанга килергә тиеш булган пассажир рейсларын кабул итә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Казанда авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International