19 ноябрьдә Татарстанда 6 юл-транспорт һәлакате булган

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
      Татарстанда үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате булган, алар нәтиҗәсендә 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
 
      19 ноябрьдә республика юлларында барлыгы 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 84 очрагы, 52 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 516 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International