«Казан таксистларына кешелеклелекләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт...”

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтенә 17 ноябрьдәге авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарының кайгыларын уртаклашып шалтыратулар дәвам итә.
 
      Менә нәрсә әйтте Кубаньның Брюхавецкая станицасында яшәүче Егупова Надежда Степановна: “Мин Татарстанның Яшел Үзән районында тудым, Казанда медицина институтын тәмамладым һәм 30 ел инде Кубаньда яшим. Әлеге фаҗигада якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашам. Авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарын һәм якыннарын аэропортка түләүсез йөрткәннәре өчен Казан таксистларына ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә...”  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International