«Бегишево»дан «Казан» аэропортына пассажирларны һәм авиакатастрофада һәлак булганнарның туганнарын автобусларда түләүсез китерү оештырылган

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
      Авиакатастрофа нәтиҗәсендә “Казан” аэропортының 18.00 сәгатькә кадәр ябык булуы сәбәпле Түбән Каманың “Бегишево” аэропорты Казанга килергә тиеш булган пассажир рейсларын кабул итә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 17 ноябрь киченнән «Бегишево»дан «Казан» аэропортына пассажирларны һәм авиакатастрофада һәлак булганнарның туганнарын автобусларда түләүсез китерүне оештырды.
      Хәзерге вакытка уңайлы биш “Хагер” һәм “Нефаз” автобуслары эшли – алар шәһәрара машрутларда хезмәт күрсәтә. Кирәк булган очракта автобуслар саны арттырылачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International