ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 2013 елның 10 декабрендә Люга станциясеннән Әгерҗе станциясенә кадәр участокта 6374 нче Вятские Поляны - Ижевск шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 4, 6, 12 һәм 18 декабрьдә Можга станциясеннән Әгерҗе станциясенә кадәр участокта 6374 нче Вятские Поляны - Ижевск шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәген хәбәр итә.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт комплексы җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе булып үтте.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Кузьмин Юрий Викторовичка 50 яшь тула.   
2013 елның гыйнвар-октябрь айларында 540 мең тонна нефть, 381 мең тонна кара металл ватыклары, 572 мең тонна химикатлар, 133 мең тонна промышленность чималы, 429 мең тонна төзелеш йөге, 228 мең тонна цемент, 127 мең тонна орлык ташылган.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 21-30 ноябрендә Түбән Каманың Менделеев урамында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 56 нчы автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрә.
Кичә Бөтенрәсәй кысаларында үткәрелә торган балаларның хокукларын саклау көне уңаеннан Татарстан Рсепубликасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы гимназиясендә балигъ булмаган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау буенча лекция оештырылды.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
2013 елның 10 ае эчендә шәһәр яны тимер юл транспорты белән 11 млн. пассажир файдаланган, шул исәптән 540 мең төбәк ташламаларга ия булучылар һәм 890 мең студентлар һәм мәктәп укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International