17-19 ноябрьдә “Аэроэкспресс” аэропорттан «Казан-1» тимер юл станциясенә кадәр һәм кире якка барлык пассажирларны түләүсез йөртәчәк

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
      “Казан” аэропортында авиакатастрофа булу сәбәпле “Аэроэкспресс” ҖЧҖ 17-19 ноябрь көннәрендә аэропорттан «Казан-1» тимер юл станциясенә кадәр һәм кире якка барлык пассажирларны түләүсез йөртү карарына килде.  
        Исегезгә төшерик, “Ласточка” поезды аэропорттан «Казан-1» тимер юл станциясенә 2 сәгать саен йөри. Аэропорттан беренче иртәнге рейс – 7.00. Соңгы поезд вокзалдан 00.15 сәгатьтә китә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International