2014 елда Түбән Камада уникаль түбән идәнле трамвай барлыкка киләчәк

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
      2014 елда Түбән Камада уникаль трамвай барлыкка киләчәк, ул тулысынча түбән идәнле булачак. Әлеге трамвайның идән биеклеге рельстан 370 миллиметрдан да артмаячак.
      Бүгенге көнгә мондый трамвайның моделе бар инде. Аны ел ахырында җитештерә башлаячаклар. Аны конструкцияләүдә Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” ДУП катнаша.
      Шулай ук Түбән Кама ДЕПОсында тулысынча түбән идәнле кечкенә арбалар күрсәтелде. Аларның аналоглары Россиядә генә түгел, дөньяда да юк. Аларны “Горэлектротранспорт” предприятиесе эшчеләре җыйган, ә Усть-Катав вагон төзү заводы инженерлары конструкцияләгән.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International