Горький тимер юлының Казан төбәгендә “Иҗтимагый кабул итү” эшенең нәтиҗәләре чыгарылды

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
      11-15 ноябрьдә Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола вокзалларында “Иҗтимагый кабул итү-2013” эшләде.
       “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе хезмәткәрләре махсус җиһазландырылган кабул итү пунктларында барлык теләүчеләргә шәһәр яны пассажир поездлары хәрәкәте ешлыгын һәм әлеге транспорт төрендә пассажирлар өчен бәяне саклап калу өчен мөрәҗәгать хатында кул куярга тәкъдим иттеләр. Акция нәтиҗәләре буенча 1700 имза куелган, аларның 750 – Казанда, 635 – Йошкар-Олада, 364 – Чебоксарда.
      Чараның максаты – шәһәр яны пассажир комплексы проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International