ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.

Хәзерге вакытта Татарстан РеспубликасыИдел буе федераль округында төбәк авиаташуларны оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Проектныңэшләү вакыты - 2013 елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр.    
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән ялларда 28 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган һәм 35 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
“Ак Барс Аэро” ААҖ платформасында “Татарстан” һәм “Ак Барс Аэро” авиакомпанияләре һава судноларын берләштерү тәмамлана. “Татарстан” авиакомпаниясенең эчке рейслары, шулай ук Казан-Баку-Казан рейсы пассажирларына “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе тарафыннан “Татарстан” авиакомпаниясе” ААҖ билетлары һәм расписаниесе буенча хезмәт күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе”проектын эшкәртү кысаларында автомобиль һәм электр транспорты предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 21 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган һәм 27 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.
Кайбер агентлыкларның авиабилетлар (https://eviterra.com/, www.skyscanner.ru/, https://www.anywayanyday.com) сату буенча намуссыз эшләүләре аркасында пассажирларга “Татарстан” авиакомпаниясенең рейслары гамәлдән чыгарыла дигәнялган мәгълүмат бирү очраклары ешайды. Нәтиҗәдә авиабилетлар кире кайтарыла һәм пассажирлар акчаларын югалталар.
Казан-Югары Ослан юнәлешендә “Казанка” һәм “Свияга” һава мендәре суднолары рейслары оештырылды. 20 декабрьдә беренче рейс 9.00 сәгатькә билгеләнгән. Юл вакыты 10 минут. Судно Югары Осланга килүгә үк кире якка кайтып китә. Сыйдырышлыгы – 9-10 кеше. Билет бәясе 79 сум.
Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” предприятиесе Яңа ел алдыннан үз пассажирларында бәйрәм атмосферасы тудыру өчен трамвай вагоннарын бизи. Ә экскурсия вагоннарында кечкенә түбәнкамалыларны Яңа елның төп символлары Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук башка әкият персонажлары каршы алачак. Кунакларны әкият дөньясына сәяхәт көтә. Һәм, әлбәттә инде, көтеп алган бүләкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International