Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 26 маршрут буенча пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
          Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.
          Конкурста түбәндәге маршрутларга 26 лот уйнатылды:
«Актаныш – Казан – Актаныш» № 649; «Казан – Актаныш – Казан» № 502; «Актаныш – Яр Чаллы – Актаныш» № 648; «Алексеевск – Казан» № 624; «Казан – Чита – Янцевары» № 507; «Чирмешән – Бөгелмә – Чирмешән» № 682; «Бөгелмә – Чирмешән» № 681; «Чирмешән – Әлмәт – Чирмешән» № 698; «Әлмәт – Чирмешән – Әлмәт» № 697; «Азнакай – Бөгелмә – Азнакай» № 143; «Бөгелмә – Азнакай – Бөгелмә» № 144; «Әлмәт – Бөгелмә – Әлмәт» № 685; « Бөгелмә – Әлмәт – Бөгелмә» № 674; «Әлмәт – Мөслим» № 693; «Мөслим – Әлмәт» № 692; «Лениногорск – Яр Чаллы – Лениногорск» № 709; «Яр Чаллы – Лениногорск – Яр Чаллы» № 641; «Лениногорск – Казан – Лениногорск» № 706; «Казан – Лениногорск – Казан» № 522; «Минзәлә – Яр Чаллы – Минзәлә» № 639; «Яр Чаллы – Минзәлә – Яр Чаллы» № 638; «Әлмәт – Лениногорск – Әлмәт» № 149; «Лениногорск – Әлмәт –Лениногорск» № 150;
«Бөгелмә – Казан – Бөгелмә» № 678; «Бөгелмә – Лениногорск – Бөгелмә» № 141; «Лениногорск – Бөгелмә – Лениногорск» № 142.
          Конкурста катнашуга 23 заявка бирелгән иде. Заявкалар белән конвертларны ачканда конкурс комиссиясе әгъзаларыннан тыш ташучыларның вәкилләре дә бар иде.
          Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International