“Татарстан” авиакомпаниясе 2013 елның 31 декабреннән очуларын туктатачак

2013 елның 20 декабре, җомга
      “Ак Барс Аэро” ААҖ платформасында “Татарстан” һәм “Ак Барс Аэро” авиакомпанияләре һава судноларын берләштерү тәмамлана. “Татарстан” авиакомпаниясенең эчке рейслары, шулай ук Казан-Баку-Казан рейсы пассажирларына “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе тарафыннан “Татарстан” авиакомпаниясе” ААҖ билетлары һәм расписаниесе буенча хезмәт күрсәтеләчәк.
      Истанбул, Прага, Ташкент һәм Дүшәнбе рейслары пассажирларын чартер рейслары алып барачак. Билетларны алмаштыру таләп ителми. Компания артык кыенлыклар тудырмас өчен бар көчен куя, дип билгеләп үтелә авиакомпания матбугат хезмәтендә.
      “Татарстан” авиакомпаниясе 31 декабрьгә кадәр барлык рейсларны да расписание буенча штат режимында гамәлгә куя. Барлык сораулар буенча 8 800 555 3993 телефонына шалтыратырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International