20 декабрьдән Казан елга порты һава мендәре суднолары навигациясен ача

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
     Казан-Югары Ослан юнәлешендә “Казанка” һәм “Свияга” һава мендәре суднолары рейслары оештырылды. 20 декабрьдә беренче рейс 9.00 сәгатькә билгеләнгән. Юл вакыты 10 минут. Судно Югары Осланга килүгә үк кире якка кайтып китә. Сыйдырышлыгы – 9-10 кеше. Билет бәясе 79 сум.
     Аннан соң эш көннәрендә Казаннан беренче рейс - 06.50, соңгысы – 17.50 китә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә беренче рейс – 07.10, соңгысы – 17.20.
     Шулай ук бәйрәм көннәрендә экскурсияләр оештырылачак. Бәясе узган елдагы кебек 100 сум булачак. Бару вакыты 30 минут. Һава мендәре судносында Идел буйлап өскә якка яисә аска таба йөрергә була.
     Рейслар турында өстәмә мәгълүматны елга портының белешмәләр хезмәте телефоннары 233-08-18 яисә 233-08-08 (07.00-19.00 сәгатьтә) аша белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International