Түбән Кама “Горэлектротранспорт”ы үз пассажирларын якынлашып килүче яңа ел белән котлый

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” предприятиесе Яңа ел алдыннан үз пассажирларында бәйрәм атмосферасы тудыру өчен трамвай вагоннарын бизи. Ә экскурсия вагоннарында кечкенә түбәнкамалыларны Яңа елның төп символлары Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук башка әкият персонажлары каршы алачак. Кунакларны әкият дөньясына сәяхәт көтә. Һәм, әлбәттә инде, көтеп алган бүләкләр.
 Бәйрәм атмосферасы пассажирларда гына түгел, ә предприятие эшчеләрендә дә тудырыла. Алар һәр елны цехларда, бүлекләрдә эш урыннарын бәйрәмчә бизәүдә актив катнашалар. Ә Яңа ел алдыннан инде Кыш бабай белән Кар кызы иң яхшы хезмәткәрләргә бәйрәм бүләкләре тапшыралар.
 Күңелле бәйрәм чаралары предприятие хезмәткәрләре балаларына да оештырылачак. Ул традиция буенча “Горэлектротранспорт”ның бизәлгән әкият залында уздырыла. Төрле яшьтәге балаларга барлыгы 40 якын яңа ел чаралары үткәреләчәк.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International