2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе турындагы проектны эшкәртү кысаларында киңәшмә булып үтте

2013 елның 20 декабре, җомга
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе”проектын эшкәртү кысаларында автомобиль һәм электр транспорты предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте.
      Киңәшмәдә чыгыш ясаучы министрлыкның стратегик үстерү идарәсе башлыгы Усманов Айрат 2012 елда федараль һәм республика бюджетыннан газ ягулыгында эшләүче автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар алырга субсидияләр бирелүен билгеләп үтте. Әлеге программада 8 муниципаль берәмлекнең 17 транспорт предприятиесе катнаша – Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Мамадыш, Түбән Кама, Казан һәм Яр Чаллы. Республикада 324 берәмлек транспорт чарасы алына, шул исәптән 262 автобус, 22 трамвай һәм 40 троллейбус.
      Татарстан муниципалитетларга гына түгел, ә хосусый транспорт компанияләренә дә субсидия бирүче бердәнбер төбәк.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International