РФ Хөкүмәте Идел буе федераль округында төбәк авиаташулар үсешен дәвам иттерергә дигән карарга килде

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
      Хәзерге вакытта Татарстан РеспубликасыИдел буе федераль округында төбәк авиаташуларны оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Проектныңэшләү вакыты - 2013 елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр.    
      Татарстан Республикасы аэропортларыннан рейслар 10 юнәлештә башкарыла. Казан – Уфа, Казан – Пермь, Казан – Пенза, Казан – Саратов, Казан – Самара, Казан – Киров, Казан – Түбән Новгород, Казан – Саранск, Түбән КамаТүбән Новгород һәм Казан – Ырынбур.  
      2013 елның 18 декабренә Татарстан Республикасы аэропортларыннан 1551 рейс башкарылган, шул исәптән «Казан» Халыкара аэропорты” ААҖ – 1503, «Бегишево» Аэропорты” ААҖ – 48. Барлыгы 25035 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Идел буе федераль округында программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2013 елның ноябрь ахырына субсидияләнгән маршрутлар буенча 8900 рейс башкарылган һәм 80 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
      2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы аэропортларыннан 8 юнәлештә рейслар башкару планлаштырыла: Киров-Казан  - атнага 3 рейс, Казан-Ырынбур – 5, Казан-Пенза – 5, Казан-Пермь – 12, Казан-Самара – 6, Казан-Саранск – 3, Казан-Саратов – 4, Түбән Кама –Түбән Новгород – 3.  Казан-Түбән Новгород, Казан-Уфа рейслары маршрут челтәреннән чыгарылган.
      Росавиация комиссиясе РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Аппараты вәкилләре катнашында 25 декабрьдә Идел буе федераль округында субсидияләнүче маршрутлар буенча очуларны гамәлгә ашыручы авиаташучыларны билгеләячәк.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International