Кайбер намуссыз агентлыклар авиабилетлар сату буенча пассажирларга ялган мәгълүмат бирәләр

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Кайбер агентлыкларның авиабилетлар (https://eviterra.com/, www.skyscanner.ru/, https://www.anywayanyday.com) сату буенча намуссыз эшләүләре аркасында пассажирларга “Татарстан” авиакомпаниясенең рейслары гамәлдән чыгарыла дигәнялган мәгълүмат бирү очраклары ешайды. Нәтиҗәдә авиабилетлар кире кайтарыла һәм пассажирлар акчаларын югалталар.
18 декабрьдән “Татарстан” авиакомпаниясе рейсларына авиабилет алган пассажирларның электрон адресларына авиакомпания эшчәнлеген туктату сәбәпле авиабилетларны үз теләкләре белән кайтаруны тәкъдим итеп хәбәрләр килә башлады.
Авиакомпания һәм пассажирлар рөхсәтеннән башка билетлар гамәлдән чыгарылган инде. Үз теләгең белән билетны кайтарган очракта агынтлыклар комиссия тотып калалар, аннан соң пассажирга башка авиакомпаниягә авиабилет алырга тәкъдим итәләр.
Пассажирларның игътибарлы булуларын һәм сораулары барлыкка килгән очракта “Татарстан” авиакомпаниясенең түләүсез кайнар линия телефоны 8 800 555 39 93аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International