Яңа ел бәйрәмнәре чорында «Содружество» ППК шәһәр яны поездлары гамәлдәге график нигезендә ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча йөриячәк.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен, кайбер көннәрдә Казан – Ижевск – Казан, Казан – Түбән Новгород – Казан, Казан – Сосновка – Казан, Ижевск – Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поездларының составы арттырылачак.
Шәһәр яны поездларының составы турында тулырак мәгълүматны «Содружество» ППК мәгълүмат хезмәте телефоны аша алырга мөмкин: 8 (800) 550 53 93.