Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясе дәүләт программаларын, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча 9нчы эшче төркем утырышы узды. Видеоконференцэлемтә буенча чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллинаның 9нчы эш төркеме эшчәнлеге йомгаклары һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе сенаторлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу беркетмәсе йөкләмәләренең үтәлеше турында мәгълүматы тәкъдим ителде.
Лилия Сафиуллина үз чыгышында республика икътисадына җәлеп ителгән федераль акчаларны үзләштерү, төбәктә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм эре инфраструктура проектларын тәмамлау турында сөйләде.
Утырышта шулай ук VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе барышында алынган Татарстан Республикасы халкының наказларын үтәү барышы һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча 2025 елга бурычлар каралды.