Татарстанда милли юл проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 1700 км чамасы автомобиль юлы ремонтланган

2024 елның 20 декабре, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2017 елдан 2024 елга кадәрге чорда барлыгы 1693 км автомобиль юлы ремонтланган. Исегезгә төшерәбез, 2017 – 2019 елларда проект федераль өстенлекле проект рәвешендә булды. Илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында 67,8 млрд сум тотылган, шуның 40,7 млрд сумы федераль финанслау. 

Региональ өлешендә барлыгы 802,9 км юл норматив хәлгә китерелгән, Казан агломерациясендә - 515,7 км, Чаллы агломерациясендә - 331,2 км, Түбән Кама агломерациясендә - 43,4 км. Норматив хәлдә региональ автомобиль юллары өлеше 46,3% тан 51,6% ка кадәр артты. Агломерацияләр юлларында норматив торышның 85% ирешелде.

Илкүләм проект зур капитал таләп итүче капиталь төзелеш объектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итте, аларга илкүләм проект буенча 16,6 млрд сум юнәлдерелде. Болар: Несмелов урамыннан алып Серебряный бор торак комплексы аша федераль әһәмияттәге М-7 Идел автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзү (I этап), 16,2 – 21,9 км участогында региональ әһәмияттәге Казан – Шәмәрдән автомобиль юлын реконструкцияләү, Зур Казан боҗрасы, Вознесение тракты участокларын төзү һәм реконструкцияләү һ.б.

Илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында юлларны яңа һәм иң яхшы технологияләр кулланып ремонтлаганнар. Мәсәлән, Алексеевск – Биләр автомобиль юлын ремонтлаганда заманча стандартлар буенча асфальт-бетон катнашмалар, ә «Зур Кайбыч – Камыл» юлы күперен ремонтлаганда конструкцияләрнең ышанычлылыгын һәм ныклыгын арттыру максатларында заманча гидроизоляция кулланганнар. Гомумән алганда, илкүләм проект буенча объектларның 92,8% ына (411 - 466) яңа һәм иң яхшы технологлар реестрын кертүне исәпкә алып, мондый технологияләрне гамәлгә ашырганнар, шул ук вакытта таләп ителә торган күрсәткеч 2019 елда 10% тан 2024 елда 40% ка кадәр арткан. 

 

"Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проектының төп максатчан күрсәткечләренә ирешелде. Соңгы елларда без төбәкнең юл инфраструктурасы торышын шактый яхшырта алдык. Юллар ремонтланган, күперләр реконструкцияләнгән, заманча яктырту һәм куркынычсызлык системалары урнаштырылган. Болар барысы да тормышлары уңайлырак һәм куркынычсызрак булсын өчен эшләнгән», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Юл чараларын үтәү 2025 елдан «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International