Бүген Татарстанда зур юл төзелеше объектлары ачылды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Тантанада видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика инфраструктурасында берьюлы өч истәлекле объект барлыкка килде - яңартылган «Вознесение тракты, 2 этап» ачылу белән бергә «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск - Әлмәт» яңа автомобиль юлы эшли башлады, шулай ук тантаналы рәвештә Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа перроны ачылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә: "Бүген бездә чираттагы шатлыклы көн. Вознесенск трактының икенче этабы ачылды - бу объект 27 млрд сум тора - әлбәттә, федераль ярдәмнән башка бу мөмкин булмас иде".

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Алексеевск – Әлмәт" түләүле трассасы да бик зур федераль ярдәм һәм хосусый инвестор катнашында төзелде. "Алексеевск-Әлмәт" трассасы безнең хыялыбыз иде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ил җитәкчелегенә һәм Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Г. Тукай ис. «Казан» халыкара аэропортының яңа перроны өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу объект Казанда БРИКС саммитын уздыру чорында кунакларны каршы алу өчен файдаланылган. "Бүген бу перронны без барлык биналар һәм корылмалар белән тулысынча ачабыз, файдалануга тапшырабыз", - дип билгеләде ул.

"Бүген тагын бер кат Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп узу маршрутлары өчен рәхмәт әйтми кала алмыйм, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Бу илебезнең иң эре сәнәгать үзәкләре. Бүген бу урап узу аркасында пассажир йөртүчеләр 40 минуттан 1 сәгатькә кадәр вакытын экономияли. Бу заманча имин юл өч елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелде".

"Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт белдерәсем килә – илебез тарихында бу кадәр транспорт инфраструктурасы беркайчан да төзелмәгән, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең республика мисалында гына без федераль объектларның гына түгел, ә шәһәр һәм төбәк әһәмиятендәге объектларның да төзелүен күрәбез. Без куәтле ярдәм алабыз!»

Татарстан Рәисе шулай ук юл тармагы белгечләренә – юлчыларга, проектлаучыларга рәхмәт белдерде.

Аннары юл төзелеше объектларының эксплуатациягә әзерлеге турында нотыклар булды.

«Вознесение трактының» икенче этабы турында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. "Вознесение трактының икенче этабы әзер, Казан халкы Яңа ел бүләкләренә чын күңелдән рәхмәтле. Бу күптәнге хыялыбыз, 55 ел хыялланган юл", - диде Метшин. Әйтик, шәһәрдә бишенче очып китү магистрале һәм ТР башкаласының яңа тарихында нульдән төзелгән беренче магистраль барлыкка килде.

«Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составындагы «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлының әзерлеге турында «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров хәбәр итте.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Казан» халыкара аэропортының яңа перроны турында хәбәр итте.

Чарада РФ Транспорт министры урынбасары Виктор Тимофеев, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков һәм башкалар катнашты.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин яңа юл төзелеше объектлары буенча хәрәкәткә старт бирде.

Белешмә өчен:

Казанда Вознесение трактының икенче этабы автомобильчеләргә, оптималь маршрут сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итеп, гамәлдәге Мамадыш трактын бушатуга юнәлдерелгән. Юлның түләүле участогы озынлыгы 7,6 км, хәрәкәт полосалары саны – 6. Юл үзәк бүлгеч полоса белән җиһазландырылган, бөтен озынлыгында ясалма яктырту бар, трасса буйлап җәяүлеләр һәм велосипед юллары төзелгән, бу хәрәкәт куркынычсызлыгын арттыра. Очып китү трассасы киртәсез йөрүне тәэмин итә торган «Ирекле агым» системасы, шулай ук хәрәкәт белән идарә итү өчен интеллектуаль транспорт системасы (ИТС) белән җиһазландырылган.

Казан халкына уңайлы булсын өчен, түләүле юл янында Иман урамыннан Зәкиев урамы - А. Глушко урамы киселешенә кадәр 7,2 км озынлыктагы альтернатив җирле юл бар. Проект буенча 2 җир өсте һәм 2 җир асты җәяүлеләр кичүе төзелгән.

"Алексеевск - Әлмәт" трассасы - халыкара әһәмияттәге заманча автобан. 145 км озынлыктагы юл Татарстанның биш муниципаль районы (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт районнары) аша уза. Бу - Татарстанда хосусый инвестор белән беренче юл концессиясе проекты. "Алексеевск - Әлмәт" автомобиль юлы Татарстан Республикасының юл челтәрендә мөһим роль уйный. Ул Татарстан Республикасы субъектларын автомобиль юлының функциональ классы белән «Төньяк-Көньяк» юнәлешендә тоташтыручы транспорт чараларының исәпләнгән тизлеге 150 км/сәг. кадәр булган югары I А категорияле беренче юл булачак.

Яңа трасса алга таба М-7 «Идел» һәм М-5 «Урал» федераль магистральләрен тоташтырачак, «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Юлны файдалануга тапшыру республиканың транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм «Көнчыгыш» М-12 магистрале буенча өстәмә трафик җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук автомагистраль төбәкнең транзит потенциалын нәтиҗәле файдаланырга һәм транспорт йөрешен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International