Бүген Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу хәрәкәтен ачу тантанасы булды

2024 елның 22 декабре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу хәрәкәтен ачу тантанасында катнаштылар. Видеоконференцэлемтә режимында ачылышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты. Хәрәкәтне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачты.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үз чыгышында шундый мөһим бурычларны хәл итүдә катнашкан барлык белгечләргә зур хезмәтләре һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде.

"Бездә юл челтәре һәм төп автомагистральләр үсешенең югары, яхшы темпы тупланган. Шул исәптән бер ел элек, декабрь азагында, Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 автоюлының заманча участогы файдалануга тапшырылды. Бу трассага ихтыяҗ зур булып чыкты. Гомумән алганда, аннан 26 миллионнан артык автомобильче файдаланган, 70 миллион тоннадан артык йөк ташылган, - диде Владимир Путин. - Планлаштырганыбызча, бу әһәмиятле магистральне Екатеринбург, Төмән һәм алга таба көнчыгышка таба үстерәчәкбез. Бүген аның составында Татарстан Республикасында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен 80 чакрым һәм Башкортостан Республикасында берничә торак пунктны 65 чакрым әйләнеп узу гамәлгә кертелә. Бу әйләнеп узулар шәһәрләрдән һәм бистәләрдән транзит агымнарын чыгарачак, хәрәкәтне куркынычсызрак итәчәк, кешеләрнең тормыш сыйфатына, аларның экологик иминлегенә уңай йогынты ясаячак".

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына «Идел»М7 трассасының юл инфраструктурасы объектларының әзерлеге турында хәбәр итте.

«М-7 трассасында 81 км озынлыктагы участок – Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу – ул 10 күперне үз эченә ала. Без хәзер нәкъ менә Кама аша 1 км 300 метрлы күпердә торабыз. Һәм, әлбәттә, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч, дүрт күп функцияле үзәк өч елдан да кимрәк вакыт эчендә тулысынча әзер», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, элек М-7 буйлап плотина аша һәм Чаллы шәһәре аша барганнар. «Ә хәзер (урап узу маршрутын сафка кертү белән) бу-транспорт өчен бер сәгать экономия", - дип ассызыклады ул.

"Гомумән алганда, Владимир Владимирович, республика тарихында без беркайчан да бу кадәр транспорт проектларын гамәлгә кертмәгән идек. Бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә алга барырбыз дип өметләнәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп узабыз, объект «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында төзелде.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Владимир Путинга Татарстанда «Волга» М-7 трассасының яңа юнәлешен ачуга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте."Владимир Владимирович, юллар буйлап хәрәкәтне ачарга рөхсәт итегез", - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары. "Рөхсәт итәм", – дип җавап бирде Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International