ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында традиция буенча республиканың юл-транспорт тармагында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 84 очрагы, 41 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү, 653 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү һәм 2 очрак – җәяүлеләрне бәрдерү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 17 – чартер, 17 халыкара рейслар. 2128 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2003 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 46 рейс башкарган.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 49 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 90 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 735 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Ремонт эшләре башкару сәбәпле Зәй-Зыча аралыгында кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 205 автобус чыккан.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе

8-9 майда “Көньяк” автовокзалы өстәмә рейслар ача.

20 майда ремонт эшләре башкару сәбәпле 3 шәһәр яны поезды Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк: 6469 нчы Арча-Албаба, 6364/6366 нчы Албаба-Казан һәм 6365 нче Казан-Албаба поездлары.
8 майда ремонт эшләре башкару сәбәпле Иж-Бобья – Алнаши участогында 6751 нче Әгерҗе-Түгәрәк Алан шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.  

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Иртәгә «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» оешмасы Кама буйлап 2014 елның навигациясен ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International