5 майда республика юлларында 49 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 49 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 90 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 735 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Республикада майның 5 көне эчендә 43 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак булган һәм 56 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International