Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 273 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 17 – чартер, 17 халыкара рейслар. 2128 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2003 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 46 рейс башкарган.
      7 нче майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көнбатыштан. Температура көндез +10 +15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International