Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында ветераннарны хөрмәтләделәр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
      Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында традиция буенча республиканың юл-транспорт тармагында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
      Тантаналы чарага 26 кеше килгән иде. Министрлык барлыгы 34 ветеранга шефлык итә.
      Чара традиция буенча Горький исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Аннан соң министрлыкның конференц-залында кунакларга бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылды. Бәйрәм азагында һәр ветеранга азык-төлек җыелмасы бирелде. Тантаналы чарага килә алмаган ветераннарга әлеге бүләкне өйләренә барып тапшырдылар.
      Очрашу министрлык бинасы янында күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International