6 майда республика буенча 2 җәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлгән

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
      Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 84 очрагы, 41 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 653 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Шулай ук 6 майда Түбән Камада һәм Әлмәттә 2 җәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлгән. Төрле тән җәрәхәте алган җәяүлеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International