Татарстанда Кама буйлап навигация ачыла

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
      Иртәгә «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» оешмасы Кама буйлап 2014 елның навигациясен ача. Беренче рейска “М-8” теплоходы Түбән Камадан Соколкига кадәр чыгачак. Маршрутта Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье, Грахань пристаньнарында тукталыш пунктлары билгеләнгән. Юл бәясе 2013 елдагы кебек калган.
       Кама буйлап навигация 1 октябрьгә кадәр планлаштырыла.
       “М-8” теплоходы 105 пассажирга хезмәт күрсәтә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International