Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 6 мае, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 205 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 17 – чартер, 21 халыкара рейслар. 2469 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2667 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 50 рейс башкарган.
      6 нчы майга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура көндез +12 +17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International