Майның икенче яртысында Татарстанның көньяк-көнчыгышында шәһәр яны поездлары расписаниесенә үзгәрешләр кертелә

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Ремонт эшләре башкару сәбәпле Зәй-Зыча аралыгында кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә.
 
          19, 20, 21, 23 майга түбәндәге үзгәрешләр кертелгән:
 
6775/6776 нчы Яр Чаллы – Бөгелмә поезды (китү вакыты 16:30 – килү вакыты 21:30) Әлмәт станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк (китү вакыты 19:11) – Акбаш (21:04-21:07) – Бөгелмә (килү вакыты 21:30), Яр Чаллы – Әлмәт участогында расписаниедән чыгарыла;
6767/6768 нче Бөгелмә – Яр Чаллы поезды (китү вакыты 13:22 – килү вакыты 18:07) Бөгелмә станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк (китү вакыты 13:22) – Акбаш (13:47-13:50) – Әлмәт (килү вакыты 15:38), Әлмәт - Яр Чаллы участогында расписаниедән чыгарыла;
6774 нче Түгәрәк Алан – Яр Чаллы поезды  (китү вакыты 15:35 – килү вакыты 15:52) расписаниедән чыгарыла;
6769 нчы Яр Чаллы – Түгәрәк Алан поезды (китү вакыты 18:27 – килү вакыты 18:47) расписаниедән чыгарыла.
 
      20, 21, 23 майда:
 
6764 нче Түгәрәк Алан – Яр Чаллы поезды  (китү вакыты 06:18 – килү вакыты 06:38) расписаниедән чыгарыла;
6771/6772 нче Бөгелмә – Яр Чаллы поезды (китү вакыты 07:00 – килү вакыты 11:58) Бөгелмә станциясеннән хәрәкәт итәчәк (китү вакыты 07:00) – Акбаш (07:25-07:28) – Әлмәт (килү вакыты 09:17), Әлмәт - Яр Чаллы участогында расписаниедән чыгарыла;
6765/6766 нчы Яр Чаллы – Бөгелмә поезды (китү вакыты 07:06 – килү вакыты 12:06) Әлмәт станциясеннән хәрәкәт итәчәк (китү вакыты 09:49) – Акбаш (11:40-11:43) – Бугульма (килү вакыты 12:06), Яр Чаллы – Әлмәт участогында расписаниедән чыгарыла.
 
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International