ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 87 очрагы, 71 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 656 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 227 автобус чыккан. Республика юлларында 212 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 109.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Узган тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 87 очрагы, 66 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 772 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 220 автобус чыккан.  Республика юлларында 208 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 105.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2014 елда Куйбышев тимер юлында тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылу турында 62 акт теркәлгән. Алар арасында террорчылык характерындагы билгеләр белән очраклар күренә, шул исәпкә террорчылык акты белән янап килгән 5 хәбәр керә.
“Көньяк” автовокзалыннан Казан-Тольятти юнәлешендә көн саен йөри торган яңа рейс оештырылды. Кузгалып китү вакыты – 10.30.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 233 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган һәм маршруттан тайпылуның 75 очрагы теркәлгән. Республика юлларында 212 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 109.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 76 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 676 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2014 елда Татарстан Республикасының транспорт тармагы 4,5 миллиард сумга финансланды.
2014 елда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә тимер юлларда йөргәндә һәм алар аркылы тиеш булмаган урында чыкканда 9 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 8е - кеше үлеме белән. Һәлак булучыларның 6сы исерек хәлдә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International