2014 елда Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле 8 кешенең гомере өзелгән

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
2014 елда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә тимер юлларда йөргәндә һәм алар аркылы тиеш булмаган урында чыкканда 9 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 8е - кеше үлеме белән. Һәлак булучыларның 6сы исерек хәлдә булган. 
Халык иминлеген тәэмин итү өчен, яралану очракларын булдырмаска Куйбышев тимер юлы барлык чараларны да күрә. Узган елда Идел-Кама төбәгендә 11 артык җәяүлеләр өчен түшәмә һәм тимер юл аркылы чыгу урыны, шулай ук Яр Чаллы, Бөгелмә, Ульяновск станцияләрендәге пассажирлар платформалары ремонтланды, 6 платформа яхшырак яктыртыла башлады.
Станцияләрдә, тукталыш пунктларында плакатлар яңартылды, вокзал биналарында һәм поезд салоннарында тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында листовкалар ябыштырылган.     
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге гражданнарны тимер юл транспорты объектлары янында игътибарлы булырга өнди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International