2014 елда транспорт тармагы үсешенә 4,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән
2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
2014 елда Татарстан Республикасының транспорт тармагы 4,5 миллиард сумга финансланды. Шул исәптән, республика бюджетыннан 530 миллион сумнан артык акча Чаллыда трамвай линиясен төзүгә сарыф ителгән. 523 миллион сум транспорт предприятиеләренә тимер юлы һәм су транспортында шәһәр яны пассажир йөртү буенча тарифларны җайга салу һәм ташламалардан файдаланучы кешеләрне йөртүдән күргән зыянны каплау өчен бирелгән. Тагын 891 миллион сумнан артык акча ташламалардан файдаланучы гражданнарны бердәм айлык юл билетлары буенча йөртүче автотранспорт предприятиеләренә югалткан табышны компенсацияләү өчен тотылган.
Болгар шәһәре причалына килү юлын җайлау 45,5 миллион сумга төшкән. Республика бюджеты Идел буе федераль округында эчке төбәк пассажир йөртүнең үтемлелеген тәэмин итү максатларында, һава транспорты оешмаларына 56,1 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп биргән. "Казан - Аэропорт" шәһәр яны тимер юл элемтәсе маршруты буенча пассажирлар йөртү белән бәйле оешмаларга югалткан табышларын компенсацияләүгә 35 миллион сум бүленгән. Пассажир автотранспортын сатып алу һәм башка чараларга 279,2 миллион сум тотылган.
Татарстан Республикасының "2014-2020 елларга ТР гражданнарына социаль ярдәм" дәүләт программасының "Уңайлы мохит" ярдәмче программасы кысаларында чараларны тормышка ашыру өчен "Бигеш" аэропорты өчен амбулифт һәм мәгълүмати яктылык диодлы табло сатып алуга 22 миллион сум акча бүленгән.
Россия Федерациясенең “Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлык сәләтен арттыру” дәүләт программасының “Автомобиль сәнәгате” ярдәмче программасы кысаларында газ-мотор ягулыгында эшләүче автобуслар һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен техника сатып алуга федераль бюджеттан 764,3 миллион сум һәм республика бюджетыннан 114 миллион сум бүлеп бирелгән. Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзелешенә федераль бюджеттан 216,8 миллион сум һәм республика бюджетыннан 976,8 миллион сум акча бүленгән.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.