Казанда 20-23 февральдә Җиңү проспекты участогы транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
          20 нче февральдә 22.00 сәгатьтән алып Җиңү проспектының Зорге урамындагы 66в йорт янындагы өлеше (Җиңү проспектыннан Зорге урамына төшү юлы) транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла. Юл 23 февральгә кадәр ябык булачак.
          Монда суүткәргеч сузу буенча эшләр башкарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International