Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесенә йомгак ясалды
2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.
Комиссия рәисе – ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренчә, әлеге чара җитәкчеләрнең һәм профсоюз комитетларының эшчәнлеген активлаштыруга, предприятие абруен арттыруга юнәлдерелгән. Шулай ук смотр-бәйге республиканың транспорт комплексы предприятиеләрендә производство җәрәхәтләрен кисәтү һәм киметүгә профилактика булып тора.
2014 ел нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәге предприятиеләргә бирелде.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.