18 февральдә республика юлларында 615 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 6 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 75 очрагы, 47 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 615 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Февральнең 18 көнендә республикада 171 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 28 кеше һәлак булган һәм 189 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International