Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме вакытында шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
          Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан тимер юлларда йөрүчеләргә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан Горький тимер юлының төбәк полигонында шәһәр яны электр поездлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә.
-        20 февраль, 6 март - җомга расписаниесе буенча;
-        21-22 февраль, 7-8 март -  шимбә расписаниесе буенча;
-        23 февраль, 9 март - якшәмбе расписаниесе буенча;
-        24 февраль һәм 10 март - дүшәмбе расписаниесе буенча.
Моннан тыш, 20, 21, 22 февральдә һәм 6, 7, 8 март көннәрендә Алатыр-Красный Узел-Алатыр юнәлеше буенча өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International