Баланс комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды

2015 елның 20 феврале, җомга
          Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыганда Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.
          Утырышта «Нижнекамское ПАТП» ҖЧҖнең 2014 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, шулай ук бәхетсезлек очракларын киметүгә юнәлдерелгән чаралар каралды.
          Үткән ел нәтиҗәләре буенча, предприятие 14 миллион 600 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2013 елның шул ук чорыннан 3,8% артыграк.
          Тикшерү нәтиҗәсендә предприятие җитәкчесенә рентабельлелекне арттыру һәм производство-хуҗалык эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча кирәкле чаралар үткәрергә тәкъдим ителде.
          Шулай ук утырышта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ел саен үткәрә торган смотр-бәйге нәтиҗәләре буенча “500 артык хезмәткәре булган транспорт предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә “Нижнекамское ПАТП” ҖЧҖнең икенче урын алуы билгеләп үтелде. Әлеге предприятиедә 2014 елда бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән һәм хезмәткәрләр эшчәнлегенә яхшы шартлар тудырылган.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International