ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 43 очрагы, 74 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 490 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
“Казан” халыкара аэропорты башка эре предприятиеләр белән беррәттән “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесендә “Хезмәтләр” номинациясендә катнаша.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 313 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
2015 елның 5 ае эчендә Горький тимер юлында хатын-кызлар купесына 15,9 мең билет алынган, ир-атларныкына – 11,2 мең билет рәсмиләштерелгән.


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
26 нчы июнь көнне сәгать 22:00 алып 29 нчы июнь сәгать 6:00 кадәр Нариманов урамы буенча 60 нчы номерлы йорт тирәсендә автотранспорт чаралары өчен юл ябык булачак.
Казанда Островский урамындагы ике участок транспорт хәрәкәте өчен өлешчә этаплап ябылачак.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 35 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 40 очрагы, 59 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 518 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Ремонт эшләре бару сәбәпле 23 июньнең 9.00 сәгатенә кадәр Биектау районының Бөреле станциясендәге тимер юл аркылы чыгу урынында транспорт чараларының хәрәкәте вакытлыча чикләнә.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 18 халыкара рейслар. 3258 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2956 кеше килгән.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Яңа “Казан-Анапа-Геленджик-Казан” туры 26 нчы июньдә старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International