20-22 июньдә Казанның Островский урамы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Казанда Островский урамындагы ике участок транспорт хәрәкәте өчен өлешчә этаплап ябылачак. Беренче участок – 20 нче июнь көнне сәгать 6:00 алып 21 нче июнь сәгать 6:00 кадәр Островский урамы буенча 20 нче номерлы йорт тирәсендә, ягъни Университет урамы юнәлешенә таба хәрәкәт иткәндә, икенче участок - 21 нче июнь көнне сәгать 6:00 алып 22 нче июнь сәгать 6:00 кадәр Островский урамы буенча 21 нче номерлы йорт тирәсендә, ягъни Астрономия урамы юнәлешенә таба хәрәкәт иткәндә.

Әлеге чорда кварталара җылылык үткәргеч торбаларны төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International