Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 314 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 76 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,09 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,38 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 18 халыкара рейслар. 3258 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2956 кеше килгән.

18 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Температура көндез: +18 - +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International