Ел башыннан бирле Горький тимер юлында ир-атлар һәм хатын-кызлар купеларына 27 меңләп билет рәсмиләштерелгән

2015 елның 19 июне, җомга
2015 елның 5 ае эчендә Горький тимер юлында хатын-кызлар купесына 15,9 мең билет алынган, ир-атларныкына – 11,2 мең билет рәсмиләштерелгән.

Мондый хезмәт аркылы юл билетларын барлык билет кассаларында да алып була. Билетларда купеның тибы күрсәтелә: “М” – ир-атларныкы, “Ж” – хатын-кызларныкы, “С” – катнаш төрдәге. Интернет аша заказ ясаганда пассажирның җенесе әтисенең исеме буенча билгеләнә. Бронь ясау системасы кагыйдәләре буенча, әтисенең исемен күрсәтми торып, аерым купеларга билет алып булмый.

Гендер купеларга билетларны рәсмиләштерү пассажирлар ягыннан ниндидер өстәмә материаль һәм вакытлыча чыгымнар таләп итми. Йөрү бәясе шундый дәрәҗәдәге классның башка вагоннарындагы кебек үк суммага төшә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International