Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 19 июне, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 313 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,06 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,21 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 24 халыкара рейслар. 3116 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3290 кеше килгән.

19 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +20 - +25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International