“Казан” халыкара аэропорты “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесендә катнашты

2015 елның 19 июне, җомга

“Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында 2004 елдан бирле ел саен “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесе уздырыла. Җиңүчеләр “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында катнашу мөмкинлеге алалар. “Казан” халыкара аэропорты республиканың башка эре предприятиеләре белән беррәттән әлеге бәйгедә “Хезмәтләр” номинациясендә катнашачак.

16 июньдә Казан аэропортының презентациясе барышында бәйге комиссиясенә аэропортта пассажирларга максималь уңайлы шартлар булдыруга зур әһәмият бирелүе хакында сөйләнелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International