“Көньяк” автовокзалыннан Соль-Илецк, Анапа һәм Геленджикка турлар старт ала

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Казанның “Южный” автовокзалы 19 нчы июньнән Соль-Илецк юнәлеше буенча турлар оештыра. Тур 8 көнгә исәпләнгән. Автобуслар автовокзалдан һәр җомга көнне 19.00 сәгатьтә кузгала, Соль-Илецкидан – шимбә көннәрендә 16.00 сәгатьтә. Барып кайту өлкән кешеләр өчен 1800 сумга төшсә, 12 яшькә кадәрге балалар өчен – 1400 сум. Юлдагы вакыт – 13 сәгать.

Яңа “Казан-Анапа-Геленджик-Казан” туры 26 нчы июньдә старт ала. Шулай ук автобуслар 4, 12, 20 һәм 28 июль һәм 5, 13 һәм 21 август көннәрендә китәчәк. Тур 11 көнгә исәпләнгән, өлкәннәр өчен барып кайту 4600 сумга төшсә, 12 яшькә кадәрге балалар өчен – 4000 сум. Анапага кадәрге юл вакыты – 33 сәгать, Геленджика кадәр – 36 сәгать.

Турларда югары квалификацияле йөртүчеләр эшләячәк, маршрутлар буенча 43 урынлы уңайлы автобуслар йөриячәк.

Рейслар турында тулырак мәгълүматны автовокзалның 237-33-23 белешмә телефоны аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International