Республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 33 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 29 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 535 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июньнең 22 көне эчендә республикада 274 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 37 кеше һәлак булган һәм 329 кеше төрле тән җәрәхәте алган.