Казанда 26 июньнән кайбер урамнар транспорт хәрәкәте өчен ябыла

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Казанда 26 июньнән алып 21 июльгә кадәр этаплап 2 нче Азино урамы транспорт хәрәкәте өчен ябыла – 7Б бинасыннан алып 1А бинасына кадәрге участок. Монда бу чорда су үткәрү торбаларын, фекаль һәм яңгыр сулары канализациясен урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган.

26 нчы июньдә сәгать 22.00 алып 29 нчы июнь сәгать 6.00 кадәр Курск урамы буенча 15 нче номерлы йорт тирәсендә хәрәкәт ябыла. Әлеге күренеш су үткәргеч торбаларны кисү эшләре белән бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International