Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Усманов Әлмәттә министрлыкның баланс комиссиясе утырышын уздырды. Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан 27 юл-транспорт предприятиесенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды. Утырышта «Лизинговая компания “КамАЗ” АҖнең генераль директоры урынбасары Илшат Авзалов, “АПОПАТ” ААҖ (Әлмәт), “АТУ” МУП (Әлмәт), “Фривей” ҖЧҖ (Азнакай), “Татнефтедор” ҖЧҖ (Бөгелмә), “Транспорт” ҖЧҖ (Ютазы), “Спутник” ҖЧҖ (Лениногорск) җитәкчеләре һәм шулай ук Бөгелмә, Легиногорск, Әлмәт, Азнакай һәм Ютазы муниципаль районнарының вәкилләре катнашты.
Предприятиеләрнең җитәкчеләре 2015 елның беренче кварталындагы эшчәнлекләренең нәтиҗәләренә отчет ясадылар һәм агымдагы елга планнары турында сөйләделәр.